Наркоманиягә каршы нәтиҗәле көрәш алып барган мәгариф учаклары бүләкләнәчәк

“Наркоманиянең таралуына каршы көрәш өлкәсендә ирешелгән нәтиҗәләр” премиясенә лаек булучы мәктәпләр һәм көллиятләр исемлеге мәгълүм
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 26 нчы июнь көнне Казан шәһәре Вахитов районының Балалар иҗаты һәм ялы үзәгендә, 2007 ел нәтиҗәләре буенча “Наркоманиянең таралуына каршы көрәш өлкәсендә ирешелгән нәтиҗәләр” премиясенә лаек булучыларны бүләкләү тантанасы узачак, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында.
Тантанада ТР Министрлар Кабинетының наркотикларга каршы эшне координацияләү бүлегенең баш киңәшчесе Илһам Яруллин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе оперуполномоченные Вера Герасимова һәм башкаларның катнашуы көтелә.
Җиңүчеләр арасында Балтач, Әлки, Кама Тамагы, Азнакай, Әлмәт, Апас районнары мәктәпләре, Казан, Тәтеш педагогика көллиятләре, Арча районының Г. Тукай исемендәге педагогика көллияте һәм башка уку йортлары бар.