Казанда наркотик кулланучылар арасында ВИЧ/СПИДны дәвалау мәсьәләләре карала

Дөньяда ел саен 5700дән артык кеше СПИДтан үлә.
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Иньекцион наркотик кулланучылар арасында һәм төрмәләрдә ВИЧ/СПИДны кисәтү, дәвалау һәм андый авыруларны карау программаларын киңәйтү” дип аталган беренче конференция ачылды. Конференцияне Берләшкән милләтләр оешмасы наркотиклар һәм җинаятьчелек буенча идарәсенең Россия һәм Белоруссиядәге Вәкиллегенең хокук саклау мәсьәләләре координаторы Владимир Ибраһимов үткәрде.
Конференцияне ачып, Владимир Ибраһимов анда катнашучыларга “Иньекцион наркотик кулланучылар арасында һәм төрмәләрдә ВИЧ/СПИДны кисәтү, дәвалау һәм андый авыруларны карау программаларын киңәйтү” проектын гамәлгә ашыруның барышы һәм аның беренче елы нәтиҗәләре турында фикер алышырга туры киләчәк диде.
“Әлеге проект федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә безнең барыбызның да Россиядә һәм аеруча халыкның аеруча йомшак категориясе арасында ВИЧ эпидемиясе таралуга сизелерлек йогынты ясый алуыбызны күрсәтте. Проект иньекцион наркотиклар кулланучыларның санын һәм алар арасында ВИЧ-инфекция таралышын тикшерү, наркотик кулланучылар һәм тоткыннар өчен дәвалау-профилактика хезмәтләре күрсәтүче социаль бюроларын үстерү, шулай ук белгечләрне һөнәри әзерләүне яхшырту мәсьәләләрен үз эченә ала”, - дип сөйләде ул.
Дөньяда ВИЧ/СПИД эпидемиясе җәмгыятьнең сәламәтлегенә иң җитди янау санала. Ел саен дөньяда 6800 кеше ВИЧ эләктерә, СПИДтан 5700 кеше үлә. 2007 елгы мәгълүматларга караганда, ВИЧлы кешеләрнең саны 33,2 миллионга җиткән. Аларның 10 процентка якыны чирне наркотикларны иньекцион куллану вакытында йоктырган.
Конференциядә катнашучыларны Премьер-министр урынбасары – ТР мәдәният министры, ТРда наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Зилә Вәлиева сәламләде. “Татарстанда кешеләр тормышы сыйфаты һәм аларның иминлегенә, шул исәптән халык арасында наркотиклар һәм ВИЧ/СПИД эпидемиясе таралуга каршы көрәшкә шактый игътибар бирелә. Без РФдә беренчеләрдән булып наркотиклар таралуга каршы көрәш буенча дәүләт программасын кабул иттек. Бүгенге көндә төгәлләнгән инфраструктураны төзүгә ирештек. Республикада махсус учреждениеләр һәм иҗтимагый оешмалар челтәре төзелгән. Бу системада координацияләү вазифалары ТР наркотикларга карыш комиссиягә бирелде, быелдан аны ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли”, - диде Зилә Вәлиева.
Аның сүзләренә караганда, 2000-2006 елларда наркотикларга карыш программаларын гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 420 миллион сум акча юнәлтелгән. 2007 елда 215 миллион сумлык өченче дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлады.
“Өченче программаның үзенчәлекләре бар һәм анда төп басым кисәтүгә ясала. Республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, халык арасында наркотиклар таралу дәрәҗәсенең үсеш тенденциясен киметүгә ирештек, медицина учреждениеләренең матди-техник базасы ныгытылды, социаль-психологик ярдәм хезмәтләре төзелде”, - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары.
Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, республикада халык арасында наркотиклар таралуны кисәтү, шул исәптән яшьләр өчен ял чараларын финанслау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Соңгы өч елда гына да Татарстанда 260 спорт объекты сафка бастырылган.
Конференция эше 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк.