Горький тимер юлының Казан бүлеге вокзалларында Пассажир көне узачак

Пассажир көне халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру һәм бу өлкәдәге проблемаларны ачыклау өчен уздырыла.
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). 24 июнь көнне “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Горький тимер юлының Казан бүлеге вокзалларында Пассажир көне узачак. Һәр пассажир Казан бүлегенең пассажирларга хезмәт күрсәтү һәм пассажир поездлары хәрәкәтен оештыру өчен җаваплы бүлекчә җитәкчеләренә үз сорауларын бирә алачак, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.
10-14 сәгатьләрдә җитәкчеләр белән шәхси очрашулар каралган, ә калган вакытта мөрәҗәгать яки сорауны язма рәвештә калдырырга мөмкин, шул исәптән тимер юл вокзаллары кассалары аша.
Пассажир көзне - халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру һәм бу өлкәдәге проблемаларны ачыклауга юнәлтелгән традицион эш формасы. Горький тимер юлының Казан бүлегендә очрашулар Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола, Нократ Аланы, Канаш, Буа, Алатырь, Свияжск, Юдино, Кукмара һәм Арча станцияләре вокзалларында узачак.