Укытучы хезмәтенә хөрмәт күрсәтелде

Укытучы хезмәтенә хөрмәт күрсәтелде

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Удмуртия башкаласы Ижевскиның Тимерюлчылар техникумында тарих фәнен укытучы Гөлфирә Мансур кызы Мәрдәновага республика Президенты фәрманы белән “Удмуртия Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

“Россия мәгариф отличнигы” исемен йөртүче бу тынгысыз, милләт җанлы укытучы җитәкләгән тарих түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар, Мәскәүдә Бөтенроссия күләмендә үткәрелеп килгән бәйгеләрдә даими рәвештә катнашып, ел саен алдынгы урынны яулап килә. Гөлфирә ханым кайсы гына мәктәптә укытмасын, укучылары аның фәненнән имтиханнарны гел “яхшы” билгеләренә генә тапшыра. Ул үз фәнен бик яхшы белүче белгеч генә түгел, ә балаларның күңеленә ачкыч табучы оста психолог та, диләр аның турында хезмәттәшләре.

Әйе, Г.Мәрдәнова шикелле үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, белемгә омтылган, балаларны фән юлына алып керү өчен сәләтен генә түгел, көчен дә, вакытын да кызганмаган фидакарь укытучылар хәзер сирәктер шул.