Казанда «Идел-Урал төбәгендә Ислам мәдәнияте» дигән Халыкара симпозиум була

Казанда «Идел-Урал төбәгендә Ислам мәдәнияте» дигән Халыкара симпозиум була

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Идел-Урал төбәгендә Ислам мәдәнияте» дигән II халыкара симпозиумы үткәрелә. Әлеге олы җыенга 21 ил вәкиле килгән. Алар арасында Төркия, Япония, Һиндстан, АКШ, Голландия, Франция һәм Швейцария кебек илләр бар. Анда республика җитәкчелеге, чит ил, Россия һәм Татарстан галимнәре һәм мөселман оешмалары вәкилләре катнаша.

Сәламләү сүзе белән Ислам Конференциясе Оешмасы генераль секретаре Экмеледдин Ихсаноглу, Ислам тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате буенча халыкара фәнни үзәк генераль директоры Халит Эрен, Россия Федерациясе һәм Татарстан җитәкчелеге вәкилләре һәм Россиянең Ауропа өлеше мөфтие Равил Гайнетдин чыгыш ясар дип көтелә. Әлеге чара кысаларында беренче Казан Коръәненең кабат нәшер ителгән басмасын һәм Тарих Институты әзерләп чыгарган «Татар дини тәгълиматы фикере антологиясе» сериясеннән Абу-н Насыйр Курсави һәм Муса Бигиев китапларын тәкъдир итү булачак. Аннан соң симпозиумда катнашучылар Кол Шәриф мәчете ачылышына барачак.

Симпозиум Милли китапханәдә дәвам итәчәк. Аның биредә узачак 1нче сессиясе «Татарларда дини традицияләр: тарихы, барлыкка килү формалары, тикшеренүгә яңача караш» дигән темага багышлана. Ислам белгечләре җыенының икенче һәм өченче сессияләре 26нчы июньдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә узачак. Аларның темалары «Идел һәм Урал буе мөселманнарының дини тәгълиматы мирасы» һәм «Татарларның этномәдәни һәм конфессиональ тәңгәллеге» дип атала.