Казан милиционеры үз вазифаларын арттырып кулланган өчен суд хөкеменә тартылды

Казан милиционеры үз вазифаларын арттырып кулланган өчен суд хөкеменә тартылды

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Кичә Казанның Совет районы судында Совет районы Эчке эшләр идарәсенең патруль хезмәте 7нче батальоны хезмәткәре Сергей Степановка карата кузгатылган җинаять эшен карау башланды. Милиционер үз вазифаларын арттырып кулланган өчен (РФ ҖКның 286 маддәсе) гаепләнә.

Зыян күргән Владимир Петренко сүзләренчә, агымдагы елның 9 феврале көнне ул кибеттән өенә кайтып килгәндә, подъезд янында штат киемендәге кеше басып торганын күрә. Петренкон аның янына килеп җитү белән, әлеге таныш булмаган кеше аңа ташлана һәм тенти башлый. Петренко әлеге кешедән документлар күрсәтүен таләп итә, ә тегесе аның күкрәгенә йодрыгы белән сугып җавап бирә. Шулвакыт алар янына бер милиция хезмәткәре йөгереп килеп, Владимирны кыйный башлый. Зыян күрүчегә кул богавы киертәләр һәм этеп-төртеп УАЗ машинасына утырталар. Аны Совет районы милиция бүлекләренең берсенә алып килеп, озак кына сөйләшкәннән соң җибәрәләр.

Шул көннең кичендә үк зыян күрүче “Ашыгыч ярдәм” табибларына мөрәҗәгать итә, аның кабыргасы сынган, башында кан сауган урыннар, кул һәм аякларында күп санлы җәрәхәтләр була. Зарар күрүче Совет районы прокуратурасына мөрәҗәгать итә һәм анда җинаять эше кузгатыла. Казанның хокук саклау үзәге белгечләре ачыклаганча, милиционерлар наркотиклар сату мәгълүматлары буенча эш итәләр. “Оператив эшләү” барышында Владимир Петренко зарар күрә.

11 май көнне Казанның Совет районы прокуратурасы милиционерга гаепләү белдерә. Мондый җинаять өчен законда 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.