Казан Дәүләт Университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентларының чыгарылыш кичәсе үтте

Казан Дәүләт Университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентларының чыгарылыш кичәсе үтте

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Лилия Йосыпова). Кичә Казан Дәүләт Университеты Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентларының чыгарылыш кичәсе булды. Ул УНИКСның зур концертлар залында үтте. Быел бу факультетны 166 студент тәмамлады. Аларның 80е – көндезге бүлек студентлары, ә 86сы – читтән торып уку бүлеген тәмамлаучы студентлар. Көндезге бүлек студентларының 21е – кызыл дипломга лаек булды. Бу күрсәткеч барлык санның якынча 27 процентын тәшкил итә.

Тантаналы кичәдә студентларга дипломны факультет деканы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев тапшырды, ә укытучылар үз чиратында студентларга үзләренең изге теләкләрен теләде.