Ижевскиның татар гимназиясендә чит телләрне өйрәнүгә аеруча игътибар бирелә

Ижевскиның татар гимназиясендә чит телләрне өйрәнүгә аеруча игътибар бирелә

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Удмуртиянең Ижевски шәһәре 6нчы татар гимназиясе уку программасы нигезендә гуманитар фәннәргә, бигрәк тә чит телләрне өйрәнүгә өстенлек бирә. Нәкъ шушы максаттан чыгып, гимназия белән Удмуртия университетының чит телләр бүлеге белән килешү дә төзелгән. Бу элемтә укучыларга шәһәр, республика һәм Россия күләмендә узган бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашырга һәм анда көчләрен сынап карарга мөмкинлек тудыра. Гимназиянең үзендә дә бу юнәлештә күптөрле чаралар оештырыла. Күптән түгел республика күләмендә “Күпмилләтле төбәкләрдә телләрне өйрәнү” дип исемләнгән конференция узса, агымдагы айда тел белгечләре бирегә Халыкара конференциягә җыелды.

Конференциядә чит ил кунаклары, Мәскәү, Ижевски университетларының чит телләр факультеты белгечләре, Удмуртиянең шәһәр һәм район мәктәпләренең чит тел укытучылары катнашты. Аралашу инглиз телендә алып барылды. Унберенче сыйныф укучылары Юля Касыймова һәм Алия Мирсаяпова килгән кунакларны гимназия белән таныштыруны да нәкъ шул телдә алып барды. Белгечләр “Үткән заман фигыле” темасына багышланган дәресне өч телдә: татар, рус, инглиз телендә тыңлады. Әлеге дәрескә нәтиҗә ясаганда, татар һәм инглиз телләренең күп кенә авазлары яңгырашында һәм җөмлә төзелешләрендә үзара охшашлык булуы һәм татар телен белүчеләрнең инглиз телен тизрәк үзләштерүләре ассызыкланды.

Гимназия каршында эшләүче “Чулпан” фольклор ансамблендә катнашучылар кунакларны “Авыл киче” дип исемләнгән тамаша аша, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырды.