Халык чәчәнен искә алу чаралары башланды

Халык чәчәнен искә алу чаралары башланды

(Уфа, 23 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда талантлы милләттәшебез, халык чәчәне, виртуоз музыкант һәм җырчы Сәет Исмәгыйлевне искә алу чаралары башланды. Шушы уңайдан республикадагы тәүге мәдәни чаралар атаклы шәхесебезнең туган ягы – Чишмә районында оештырыла. Әле бик яхшы әзерләнгән Хәтер һәм искә алу кичәсе Сәет Исмәгыйлевнең туган ягы – Башкортстанның Чишмә районы Ярми авылында үтте. Андагы тантаналарга Уфадан халык чәчәненең туганнары белән бергә язучылар һәм сәнгать осталары да кайткан иде. Кунаклар арасында Сәет аганың үзен күреп белгән, хәтта аның белән бергәләп иҗат иткән кешеләр дә булуы кичәне тагын да эчтәлеклерәк һәм хислерәк итте.

Башкортстанның Чишмә районындагы Ярми исемле бик матур татар авылында туып үскән Сәет Исмәгыйлев, озын тормыш юлы үтеп, иҗатында зур казанышларга иреште. С.Исмәгыйлев гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат дәртен сүндермичә, сиксәннең өстендә дә төрле мәдәни чараларда сәхнәләрдән төшмичә чыгыш ясап йөргән талантлы шәхес ул. Халык чәчәне аеруча скрипкада милли көйләребезне бик оста башкара торган була. «Милли моң-аһәңнәребезне бик төгәл һәм тәэсирле яңгырата, күңел кылларына бик тә хисле үтеп керә торган уен коралы ул – скрипка», – ди торган була Сәет ага.

Кечкенәдән үк җыр-моңга һәм музыка коралларында уйнауга әвәс булган Сәет Исмәгыйлев бар гомерен халкыбызның фольклор иҗатын өйрәнүгә, борынгы чәчәннәрнең игелекле эшләрен дәвам итүгә багышлый. Үзе шигырьләр яза, үзе аларга көй иҗат итә һәм төрле музыка коралларында уйнап, шул җырларны соклангыч оста итеп башкара да белә С.Исмәгыйлев. Күренекле чәчәнне халык әнә шулай үз итеп, яратып «Ярми Сәете» дип кенә дә атап йөртә. Шулай итеп үзенең туган авылы Ярмине дә данлый, аны киң җәмәгатьчелеккә таныта халык таланты. Милли мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә керткән зур өлешен искә алып, Сәет Исмәгыйлевка 1944 елда Башкортстанның халык чәчәне дигән мактаулы исем бирелә. Күпкырлы талант иясе, татар һәм башкорт халкының уртак горурлыгы булган С.Исмәгыйлев 1977 елда 88 яшендә Уфада вафат була.