Тәтеш шәһәренең 240 еллыгына багышланган муниципаль фотоконкурс тәмамланды

Конкурска районның җиде гомуми белем бирү учреждениесеннән 25 эш килде.

(Тәтеш, 23 май, «Татар-информ», «Тәтеш танңары»). 19 майда Тәтеш шәһәренең 240 еллыгына багышланган «Объективта — Тәтеш» муниципаль фотоконкурсы тәмамланды.

Фотоконкурс Тәтеш шәһәренең тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру, фотографияләр аша иҗтимагый һәм мәдәни тормышны күрсәтү, шәһәр халкының мили традицияләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Конкурска районның җиде гомуми белем бирү учреждениесеннән 25 эш килде.