Олег Морозов Түбән Кама дин әһелләре белән әхлакый-рухи тәрбия турында сөйләште

Иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Баһманов дин әһелләре белән мәктәп арасындагы социаль хезмәттәшлекне закон акты белән беркетү тәкъдимен җиткерде.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Түбән Камада дин әһелләре белән очрашты. Очрашуда бүгенге җәмгыятьтә яшь буынга әхлакый-рухи тәрбия бирү мәсьәләсе турында фикер алышынды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителде.

«Мин сезнең эшкә бик җаваплы карыйм. Сез башкарган эш — бик мөһим, сез кеше күңелен дәвалыйсыз, ә минем бурыч — мөмкин булганча, сезгә ярдәм итү», — дип мөрәҗәгать итте парламентарий.

Җәмгыятьнең рухи үсеше, беренче чиратта, бүгенге яшьләр алган тәрбиядән тора. Бүгенге көнгә кадәр бу проблема куелмады дип әйтеп булмый, әмма Салих хәзрәт Ибраһимов билгеләп үткәнчә, хәзер аның актуальлеге көннән-көн арта бара.

Дәүләт һәм дини оешмалар бу проблеманы хәл итүдә берләшергә тиеш, чөнки яшь буында гомумкешелек кыйммәтләре, әхлак нормаларына туры килә торган җәмәгать тәртибен формалаштыру заманның мөһим бурычы булып тора.

«Безнең бик бай гореф-гадәтләребез, гаилә кыйммәтләребез бар, — дип дәвам итте әңгәмәне протоиерей Александр Колчерин. — Без аларны сакларга һәм тапшырырга тиеш, бу алымның комплекслы булуы зарур». Аның фикеренчә, яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү гаилә, дәүләт, мәгариф, фән һәм дин берлеге аша гамәлгә ашырылырга тиеш.

Иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Баһманов дин әһелләре белән мәктәп арасындагы социаль хезмәттәшлекне закон акты белән беркетү тәкъдимен җиткерде.

Очрашу ахырында дин әһелләре Олег Морозовка килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. «Мин Түбән Камада яңа проектлар гамәлгә ашырылуга, бу проектларга өлеш кертә алуыма шат. Булдыра алганча, мин сезгә ярдәм итәрмен, чөнки сез мөһим, кирәкле эш белән шөгыльләнәсез», — диде парламентарий.