Апасның Борнаш авылында яшәгән әфганчы йорт капкасына истәлек тактасы куелды

Батыр әфганчы яшәгән йорт каршысына гаиләсе, райондашлары, ерак араларны якын итеп кайткан хезмәттәшләре, дуслары җыелган иде.

(Апас, 23 май, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апасның Борнаш авылында, шушы җирлектә туып-үскән, Әфган сугышын кичергән, тыныч тормышта вакытсыз гүр иясе булган каһарман Дамир Миңнебаев йорт капкасына истәлек тактасы урнаштырылды, аның хөрмәтенә чәчәкләр куелды, бер минут тынлык игълан ителде.

Батыр әфганчы яшәгән йорт каршысына гаиләсе, райондашлары, ерак араларны якын итеп кайткан хезмәттәшләре, дуслары җыелган иде. Биредә каһарман турында истәлекләр барланды, аның гаиләсе турында җылы фикерләр әйтелде, әнисе Әлфия апага батыр ул үстергәне өчен чиксез рәхмәтләр укылды.

«Дамир Армия сафларына да үз теләге белән горурланып китте. Иң яшь, иң матур чагында сугыш кырына эләкте. Тау-ташлар арасында ике ел хезмәт итте. Бик күп җәрәхәтләр алып, хастаханәләрдә дә дәваланырга туры килгән аңа. Кайткач бер дә зарланмады, аз сүзле, тыйнак иде ул. Без авылдашыбыз белән чиксез горурланабыз», — дип сөйләде укытучысы Җәүдәт абый Сафиуллин.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, Әфганчылар оешмасы җитәкчесе Фаиль Курамшин, хәрби комиссариат вәкилләре батыр йөрәкле сугышчы гаиләсенә рәхмәт белдерделәр. Ә хезмәттәшләре аның турында истәлекләр уртаклаштылар.

Истәлек чарасында шулай ук мәктәпнең яшь армиячеләре дә катнашты.