Түбән Кама медицина хезмәткәрләре республика тарихы буенча белемнәрен тикшерде

Викторина медицина профилактикасы үзәге белгечләре тарафыннан эшләнгән.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Түбән Кама медицина хезмәткәрләре арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган онлайн-викторина узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Табиблар, шәфкать туташлары, администрация һәм ярдәмче хезмәткәрләр 13 сорауга җавап бирде һәм туган як тарихы буенча белемнәрен тикшерде.

Викторина медицина профилактикасы үзәге белгечләре тарафыннан эшләнгән. Барысы да катлаулы, әмма кызыклы сорауларга уңышлы җавап бирде. Анда ТАССРның беренче Конституциясе кайчан кабул ителгән, Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән, Республиканың беренче Президентын сайлау кайсы елда узган һ.б. сораулар бар иде.

Чара дистанцион рәвештә үткәрелде.