Марат Хөснуллин Мәскәү-Казан юлын ике тапкыр тизрәк төзү ниятен әйтте

Вице-премьер сүзләренчә, көн саен штаб утырышы үткәреләчәк.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Мәскәү-Казан түләүле юлы сигез ел урынына дүрт елда төзелергә мөмкин. Бу хакта вице-премьер Марат Хөснуллин Инстаграм челтәрендәге үз битендә туры эфир вакытында әйтте.

Вице-премьер сүзләренчә, ул проектка шәхсән үзе алынган. Төзелешнең норматив сроклары — сигез ел, Марат Хөснуллин бу срокны дүрт елга кыскартырга ниятли.

«Кичә мин эш планын билгеләдем, бу төзелешне җәелдерү өчен атна саен штаб утырышы үткәрәчәкмен», — диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мәскәү — Казан юнәлешендәге М12 юлы төзелешенең яңа варианты эшләнде.