«Болгар» радиосы хезмәткәрләре яңа мәчет янына өмәгә җыелган

«Рәхмәтулла» мәчете  Казанның Авиатөзелеш районындагы Годовиков һәм Симонов урамнары чатында төзелә.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). «Болгар» радиосы хезмәткәрләре «Рәхмәтулла» мәчете янында өмәдә катнаша. Бу турыда «Болгар» радиосында тапшырулар алып баручы Фаил Гыймадов Инстаграм битендә хәбәр итә һәм фотолар куйган.

«Рәхмәтулла» мәчетендә уздырылган өмәгә яшь дусларыбыз да килгән», — дип язган ул балалар белән төшкән фото янына.

Фотода мәчет янында җыештыру эшләре сурәтләнгән. Катнашучыларның битлекләр киеп эшләве күренә.

Рәхмәтулла мәчете  Казанның Авиатөзелеш районындагы Годовиков һәм Симонов урамнары чатында төзелә. Мәчет 150 кеше сыйдырышлы булачак дип көтелә.