Аксубайлылар ярдәм сораучыларга булыша

Хәзерге вакытта пенсионерларга һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ярдәм аеруча кирәк.

(Аксубай, 23 май, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай районында коронавирус таралу куркынычы чорында волонтерлар өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Районда «Мы вместе» һәм «Ярдәм янәшә!» аакцияләре уза, аларда Аксубай халкы да актив катнаша. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта пенсионерларга һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ярдәм аеруча кирәк. Бу бигрәк тә көнкүреш мәсьәләләренә кагыла. Районның өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләре коронавирус йогышы таралган чорда куркынычсызлык зонасында тора, шуңа күрә аларга өйдән чыгарга киңәш ителми.

Кызганычка, барысының да балалары һәм якыннары аларның янәшәсендә яшәми. Шуңа күрә аларга азык-төлек һәм кирәкле дарулар белән тәэмин итүдә ярдәм таләп ителә. Әйтик, Евгений Титов һәм Гордей Ипполитов шәхси автомобильләрендә дарулар һәм азык-төлек алып киләләр. Районның башка волонтерлары белән берлектә алар көн саен авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм кулы суза.

Алар үзләре башкарган эшне мактауга лаек дип санамыйлар һәм моның белән мактанмыйлар да. Бары тик коронавирус инфекциясе аркасында пандемия вакытында килеп чыккан катлаулы вакытта кешеләрне бер-берсенә ярдәм итәргә өнди.