Казанда Вознесенский тракты төзелеше өчен Сосновкадагы йортлар сүтелмәячәк

Казанның генераль планы нигезендә, Большие Клыки һәм Карьер бистәләрендәге кайбер йортлар сүтеләчәк.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Диана Авакян). Казанда Вознесенский тракты төзелеше өчен Сосновкадагы йортлар сүтелмәячәк. Бу хакта бүген журналистларга Мәскәү генераль планы институты директоры урынбасары Олег Григорьев сөйләде.

Алдан Вознесенский тракты төзелеше мәйданнарына эләгеп сүтеләчәк Казан бистәләрендәге йортларны дәүләт сатып алачак, дип хәбәр ителгән иде.

Нәтиҗәдә, генераль планны эшләүчеләр Сосновка бистәсен уратып уза алган, әмма Большие Клыки һәм Карьер бистәләрендә кайбер йортлар сүтеләчәк.