Бүген Бөтендөнья ташбакалар көне билгеләп үтелә

Ташбака зирәклек, байлык һәм озын гомерлелек символы булып тора.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Бүген, 23 майда, күп кенә илләрдә Бөтендөнья ташбакалар көне (World Turtle Day) билгеләп үтелә. Ташбака зирәклек, байлык һәм озын гомерлелек символы булып тора, диелә Calendar.ru сайты хәбәрендә.

Гадәти булмаган бу бәйрәм 2000 елда Американның ташбакаларны саклау җәмгыяте (American Tortoise Rescue) тарафыннан тәкъдим ителгән. Оешмага исә энтузиастлар 1990 елда Малибуда (АКШ, Калифорния штаты) шәһәре кырыйларында тереклек итүче ташбакалар популяциясе өчен нигез салган.

Соңгы елларда Ташбакалар көне җир шарының бу почмагында гына түгел, башка күп кенә илләрдә билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр ташбакалы ризыклардан баш тарта. Бәйрәм үзе ташбака костюмнарыннан күңелле маскарадлар булып уза. Фантазияне җигеп, бу бәйрәмдә традициягә теләсә-кем кушыла ала.

  • "Татар-информ" Казан шәһәрендәге 4 нче гимназия-интернатның биология укытучысы Искәндәр Нәбиуллин Коста-Рикада калын тиреле ташбакаларны өйрәнү һәм саклап калу программасында катнашуын хәбәр иткән иде. Искәндәр Нәбиуллин сүзләренчә, әлеге ташбакалар туганнан соң 20 ел Атлантик океанда йөзәләр дә, йомырка салыр вакыт җиткәч, кире шул үзләре туган җирләренә әйләнеп кайталар. 20 ел эчендә алар, йөзеп, Европага хәтле дә барып җитәргә мөмкиннәр. Аннары зур ташбака салган мең йомыркадан, димәк мең ташбакадан берсе генә үзе дә йомырка сала алырлык дәрәҗәгә үсеп җитә. Кайберләре йомыркадан чыкканда үлә, кайберләрен кечкенә вакытта диңгездә ашап бетерәләр.

Бөтендөнья ташбакалар көне зирәклек, байлык һәм озын гомерлелек символы булып торган әлеге җан ияләрен сакларга чакыра.