23 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Республика ифтарының вакыты һәм урыны үзгәрде, Казанда соңгы кыңгырау яңгырады, "Татар-информ" журналистлары бүләкләнде, көрәшчеләр Парижга китте.

Татарстан Президенты Siemens AG компаниясе башлыгы белән уртак проектлар хакында сөйләште/Ике арада хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Путин Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Феофанга “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды/Алар әлеге бүләккә милләтара тынычлыкны ныгытуга керткән хезмәтләре өчен лаек булды

Татарстанда шәхси хуҗалыкларда кош гриппы буенча карантин июньгә кадәр дәвам итәчәк/Лаеш кош фабрикасында карантин иң яхшы очракта җәйнең беренче ай ахырында бетерелер дип көтелә.

V Республика ифтары 15 июньдә Казан теннис академиясендә узачак/Бу көнне бирегә 10 000 мөселман килүе ниятләнә.

Биш мең Казан укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады/Махсус кунак буларак, Мәскәүдән килгән “Пицца” музыкаль төркеме чыгыш ясады.

"Татар-информ" журналистлары "Татмедиа" агентлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды/Рәхмәт хатларын "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.

"Үз юлым – своя строка" иҗади конкурс-лабораториясенең җиңүчеләре билгеле/Яшь иҗатчыларны танылган язучылар котлады.

Синоптиклар көннәрнең җылынуын фаразлый/Иртәгә максималь һава температурасы +15..+20 градуска җитәр дип көтелә.

Татарстан көрәшчеләре халыкара турнирда катнашу өчен Парижга китте/Сабан туе кысаларында уздырыла торган турнирда Россия данын 3 көрәшче яклый.