420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 май, “Татар-информ”). 27-28 майда Чүпрәле районы үзәк хастаханәсендә 9.00-14.00 сәгатьләрдә Донор көне үткәрелә.
Кан тапшырган өчен 300 сум күләмендә түләү һәм 2 көнлек ял каралган.
Статистика күрсәткәнчә, ел саен 1,5 миллион авыру россиялегә донор каны салына. Нигездә, алар - пешкән яисә төрле дәрәҗәдәге авыр җәрәхәтләнгән, операцияләр кичергән, химиятерапия узган, кан югалткан авырулар, дип хәбәр итә “Туган як” басмасы.