420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Бүген гаилә кыйммәтләрен саклау – көнүзәк мәсьәлә. Яшь әти-әниләрнең очрашып, проблемаларны уртага салып сөйләшү, бергәләп ял итү мөмкинлеге аз.
Азнакайда Яшьләр үзәге бу юнәлештә эшне җанландырып җибәрергә ниятли: 27 майда 16 сәгатьтә гимназиядә "ползункилар бәйгесе" оештырыла. Анда бер яшьтән алып яшь ярымга кадәрге балалары белән әти-әниләр катнаша ала, дип хәбәр итә «Маяк» басмасы.