Татар фольклоры дәүләт үзәге Екатеринбургта конференциядә катнаша

Татар фольклоры дәүләт үзәге Екатеринбургта конференциядә катнаша

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Екатеринбургта «Урал төбәге халыкларының фольклорын саклау һәм торгызу» дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция башланды. Анда ТРның Татар фольклорын җыйнау, өйрәнү, саклау һәм пропагандалау дәүләт үзәгеннән дә хезмәткәрләр катнаша.

Әлеге чара Екатеринбургның һәм ТРның Фольклор үзәкләре белән берлектә «Курган һәм Свердловски өлкәсе халыкларының йолаларын һәм гореф-гадәтләрен, аларның халык авыз иҗатын саклау» дигән темага үткәрелгән конференциягә нигезләнеп үткәрелә. Узган ел ул Красноуфим шәһәрендә булып узган иде. Агымдагы елның апрель аенда исә ТРның Фольклор үзәге Әстерханда татар фольклорына багышланган конференциядә катнашып кайтты.

Ике көн дәвам итәчәк конференция кысаларында «Этник фильмнар бәйгесе» дә үткәрелә. Безнекеләр анда узган елгы экспедицияләре барышында төшергән «Сабантуй» дип аталган этник фильмны тәкъдим итәчәк.