Түбән Каманың 2нче трамваенда көн саен 70 мең пассажир йөри

Түбән Каманың 2нче трамваенда көн саен 70 мең пассажир йөри

(Түбән Кама, 23 май, "Татар-информ"). 100 меңнән артык Түбән камалы көн саен Горэлектротранспорт предприятиесе хезмәтеннән файдалана. Узган атнада трамвай идарәсе хезмәткәрләре үткәргән пассажирлар агымын тикшерү нәтиҗәләр шундый. Шәһәрдә 2нче маршрутка ихтыяҗ зур, анда бер көндә 70 мең пассажир йөри.

Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, ихтыяҗ зур булган трамвай маршрутларында өстәмә вагоннар йөриячәк һәм пассажирларны йөртү вакыты озынайтылачак.