«Сәләт» яшьләр берлеге җәйге лагерьларга әзерләнә

«Сәләт» яшьләр берлеге җәйге лагерьларга әзерләнә

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы каршында эшләп килүче «Сәләт» яшьләр үзәге июнь аенда башланачак җәйге лагерьларга әзерләнә. Анда республиканың төрле почмакларыннан җыелган сәләтле балалар ял итәчәк. Хәзерге вакытта алардан гаризалар кабул итү бара.

Татарстанның кырыктан артык районыннан һәм шәһәреннән, шулай ук РФ төбәкләреннән меңәрләгән укучыларны, республиканың барлык югары уку йортларында укучы йөзәрләгән студентларны һәм аспирантларны, югары уку йорты укытучыларын берләштергән «Сәләт» берлеге 1994 елда оеша. Ел дәвамында сәләтле балалар белән эшләүне, аларга рухи һәм һөнәри үсүдә реаль ярдәм күрсәтүне, шулай ук интеллектуаль-рухи бай буын тәрбияләүне максат итеп куйган әлеге берлектә «Сәләт» проектларын һәм программаларын тормышка ашыруда «Сәләт» клубы, әйдәманнар мәктәбе, уку-укыту һәм мәдәни ял үзәкләре дә эшләп килә.

Алда әйтеп үтелгән максатлардан чыгып, быел да «Сәләт» берлеге үзенең эшчәнлеген республиканың төрле почмакларында урнашкан «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Биләр», «Сәләт-Саба», «Сәләт-Зәй», ә студентлар өчен исә «Сәләт-Изге Чишмә», «Сәләт-Иске Казан» дип аталган лагерьларда үзенең эшчәнлеген дәвам итәргә җыена.