«Мәктәп» нәшриятында Татар фольклор дәүләт үзәгенең «Татар халык иҗаты» дигән фәнни җыентыгы дөнья күрде

«Мәктәп» нәшриятында Татар фольклор дәүләт үзәгенең «Татар халык иҗаты» дигән фәнни җыентыгы дөнья күрде

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Мәктәп» нәшриятында «Татар халык иҗаты» дигән фәнни җыентык дөнья күрде. Анда Мәдәният министрлыгының Татар фольклоры дәүләт үзәге фәнни хезмәткәрләренең 2004нче елда узган конференцияләрдәге материаллары урнаштырылган.

Басманың җаваплы редакторы — Татар фольклоры дәүләт үзәге директоры Ф.Җәүһәрова. Җыентыкта аның «Татар халык әкиятләрендә иҗат мотивы» дигән фәнни доклады да урын алган. Анда шулай ук әлеге үзәктә эшләүче филология фәннәре докторы М.Бакировның «Риваятьләргә төренгән тарихыбыз», филология фәннәре кандидаты М.Ибраһимовның «Хәзерге заман татар прозасында риваятьләр шигърияте» һәм тарих фәннәре кандидаты Р.Мөхәммәдеваның «XIX гасыр ахыры — XX йөздә татарлар арасында этник процесслар» кебек хезмәтләре кергән. Сәнгать фәннәре кандидаты Р.Исхакова-Вампаның «Татар мишәрләре халык җырлары» һәм филология фәннәре кандидаты И.Закированың «Кукмара районында яшәүче татарларның уен һәм йола фольклоры» дигән докладлары да татар халык иҗатын өйрәнүгә кертелгән хезмәтләрнең лаеклы бер өлеше булып тора. Тиражы куп тә булмаган бу басмада фольклорчыларның еллык хезмәтенә нәтиҗә дә күренә.