Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллегенә 25 ел булды
Әлеге дәүләт учреждениесе төбәктә Татарстанның икътисади һәм мәдәни мәнфәгатьләрен чагылдыра.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 27 майда Татарстанның Санкт- Петербургтагы Даими вәкиллеге 25 еллыгын билгеләп үтә. Бу турыда Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
25 ел элек төзелгән Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге төньяк башкалада әһәмиятле урын тота. Әлеге дәүләт учреждениесе төбәктә Татарстанның икътисади һәм мәдәни мәнфәгатьләрен чагылдыра. Соңгы елларда Даими вәкиллек каршында ачылган Каюм Насыйри исемендәге үзәк туган телне укыту буенча шактый уңышлы эшли.
Даими вәкиллек өч төп юнәлештә эш алып бара. Бу – икътисади элемтәләр, мәдәни программа һәм милләттәшләр белән элемтә. Төп максат — шәһәрдә һәм өлкәдә яшәгән татарларның милли үзенчәлеген, телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итү.
Санкт-Петербургта татар халкының тарихы һәм мәдәнияте буенча искиткеч бай фәнни һәм мәдәни кыйммәтләр тупланган. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә Дәүләт Эрмитажының Татарстан башкаласында даими эшләүче филиалын ачу, Санкт-Петербургның — 300, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр оештыру мөмкин булды. Киләчәктә дә, Казанда һәм Санкт — Петербургта истәлекле күргәзмәләр оештыру планлаштырылган.
Татарстан республикасы белән бәйле һәр чарага Петербург татарлары җитди әзерләнә һәм лаеклы рәвештә оештыра, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз