news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда илкүләм проектлар буенча 300 ләп объект төзү һәм төзекләндерү ниятләнә

Быел мәктәп ашханәләренең азык-төлек блокларын капиталь төзекләндерү программасы буенча 1 млрд сум акча бүлеп бирелә.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 30,8 млрд сум акча күчерелә. Бу акчага 300 ләп объект төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк.

«2020 елда республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 30,7 млрд сум акча юнәлдерелгән, шул исәптән федераль бюджеттан — 22,3 млрд сум. Бу акчага 348 объектта капиталь ремонт үткәрелде», — диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының 21 нче утырышында.

Ул, шулай ук, 50 республика программасы гамәлгә ашырылганын искәртте. Алар буенча 3725 объект төзелгән һәм төзекләндерелгән. Бу максатларга 54 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

«Быел 47,7 млрд сумга 44 программа гамәлгә ашырылачак. Шулар арасында мәктәп ашханәләренең азык-төлек блокларын капиталь төзекләндерүгә кагылышлысы бар. Быел шундый 198 объектка 1 млрд сум акча бүлеп биреләчәк», — диде Алексей Песошин.

Ул былтыр илкүләм проектлар һәм республика программалары буенча Татарстанда 10 мәктәп һәм 28 балалар бакчасы төзелгәнен искәртте. Быел 6 мәктәп ачылырга тиеш.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100