news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында Бакырчы авылы җирлеге администрациясе бинасы төзиләр

Татарстанда авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү программасы кысаларында Бакырчыда заманча объект торгызыла.

Тәтеш районында Бакырчы авылы җирлеге администрациясе бинасы төзиләр
Галина Таҗетдинова

(Тәтеш, 23 апрель, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтештә Бакырчы авылы җир­леге — районда иң зурла­р­ның берсе. Җирлек составында алты торак пункт исәпләнә, аларда 700дән күбрәк кеше яши. Авыл Советы озак вакытлар агач корылмалы иске бинада, аннары мәктәптә, мәдәният йортында урнашты. 

Хәзерге вакытта Бакырчы авылы җирлеге Советы өчен яңа заманча бина төзелә. Аның урыны бик уңышлы сайлап алынган: ул авыл үзәгендә, яңа объектлар — мәдәният йорты, Мемориаль комплекс, ФАП янәшәсендә урнашкан һәм социаль-мәдәни күренештә килешле булып күренә.

«Бина төзүгә без 2016 елда гариза биргән идек. Быел программага эләктек. Безнең авыл Советында өч хезмәткәр — мин, секретарь һәм белгеч эшли. Уңайсызлыклар ­килеп чыккалый, мисалга, ке­шеләр шәхси мәсьәлә буенча килгәч, секретарьга чыгып торырга туры килә. Өстәвенә бездә архив күләме дә зур, аны шулай ук кечкенә мәйданга сыйдыру мөмкин түгел, кыскасы, кысанрак шартларда­ ­эшлибез», — диде җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов.

«Проект ясаган вакытта сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле кешеләр дә керә алуны тәэмин итә торган мөһим техник карарлар исәпкә алынды, барысы да биредә эшләүчеләр һәм килүчеләр өчен уңайлы булсын өчен җиһазландырыла. Ти­рә-юнь территорияне төзек­ләндерергә планлаштырабыз», — дип сөйләде ул.

Бинада һәрбер хез­мәт­кәр өчен бүлмә каралган, архив бүлеге булачак, барлык коммуникацияләр үткәрелә. Төзүчеләр як­ын ара­ларда эчке эшләренә тотыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100