news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов шәһәрендә татар зиратында өмәгә чакыралар

Өмәне оештыручылар катнашучыларга үз эш коралларын алып килергә сорый.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 24 апрельдә Ростов шәһәренең Текучев урамындагы татар зиратында өмә оештырыла. Анда чүп-чарны төяп чыгарырга һәм территорияне чистартуны дәвам итәргә кирәк.

Өмәдә катнашучылардан үз эш кораллары (балта, перчатка, бензин пычкысы) белән килү сорала. Бу турыда Ростов татарларының инстаграмдагы төркемендә хәбәр ителә.

«Рамазан аенда күбрәк изге эшләр башкарып өлгерергә чакырабыз. Танышларыгызга, дусларыгызга, туганнарыгызга хәбәр итүне сорыйбыз. Бигрәк тә ир-атлар ярдәме кирәк», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100