news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядән Мисыр курортларына очышлар яңадан гамәлдә була

2015 елның ноябрендә Россия авиалайнеры Синай ярымутравы өстеннән очканда һәлакәткә юлыкканнан соң, Мисырга очышлар туктатылган иде.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Мәскәү һәм Каһирә ике яклы очышларны тулысынча җайга салырга килеште, дип сөйләделәр Мисыр башлыгы канцеляриясендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Президент Әбдел Фәттах әс-Сиси Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкәндә <...> ике ил аэропортлары, шул исәптән Хургада һәм Шарм-эш-Шейх аэропортлары арасында авиаэлемтәне тулысынча яңарту турында килешүгә ирешелде», — дип белдерде Мисыр лидеры вәкиле Бассам Рад. Релиз РИА Новости карамагында бар.

Бу хәл мөмкин булу турында массакүләм мәгълүмат чаралары февраль аеннан бирле язды, әмма рәсми раслаулар булмады.

2015 елның ноябрендә Россия авиалайнеры Синай ярымутравы өстеннән очканда һәлакәткә юлыкканнан соң, Мисырга очышлар туктатылган иде, ул чакта 224 кеше һәлак булды. Каһирәгә даими рейслар 2018 елның апрелендә торгызылды, әмма чартерлар өчен туристик юнәлешләр әлегә кадәр ябык булып калды.

Россия белгечләренең берничә делегациясе урындагы аэропортларны авиакуркынычсызлык буенча тикшерде, соңгы тикшерү февраль башында тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100