Рамил Төхвәтуллин илдә рус телен генә дәүләт теле итү тәкъдименә каршы чыгыш ясады

«Әгәр дә без позициябезне вакытында җиткермәсәк, кабат ярык тагарак алдында калуыбыз бар», — ди депутат.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин РФ Мәгариф министрлыгы вәкиле Дмитрий Бондаренконың Россиядә дәүләт теле итеп рус телен генә калдыру тәкъдимен каршы чыгыш ясады.

«Туган телләргә кагылышлы шомлы хәбәрләр кабат килә башлады», — диде ул парламент утырышында.

Төхвәтуллин Бондаренконың РФ Фәннәр академиясендә Телләр институтында февраль азагында яңгыраган чыгышын искәртте. «РФ Мәгариф министрлыгы каршындагы Мәгариф законнары үзәге хезмәткәре Дмитрий Бондаренко телләр сәясәтен реформалаштыруның бер вариантын тәкъдим итте. Шул үзәктә өйрәнелә торган фәнни эшләрне РФ Мәгариф министрлыгы раслый», — диде Рамил Төхвәтуллин.

«Бондаренко фикеренчә, телләр турындагы законнарны системага салырга кирәк. Россиядә дәүләт теле бары тик рус теле генә булырга тиеш. Башка телләр, шул исәптән, республикаларның дәүләт телләре дә региональ яки рәсми тел дип аталырга тиеш. Бондаренко әйтүенчә, Россиядәге башка халыкларның телләренә дәүләт теле статусын биреп торуның кирәге юк», — дип искәртә Татарстан депутаты.

Рамил Төхвәтуллин әйтүенчә, бу очракта РФ Конституциясенең 68 нче маддәсен «онытып торырга тиеш булабыз». Бу исә федератив дәүләтнең төп принципларына каршы килә, ди ул.

«Бондаренко сүзләренчә, алар республикаларның дәүләт телләре статусын киметергә җыенмый, бары тик телләр мәсьәләсен җайга салуның аңлаешлырак моделен тәкъдим итә. Республика телләре моңа кадәр булган вәкаләтләрен һәм хокукларын саклап калачак дип ышандыралар. Миңа калса, бу чираттагы күз буяу», — дип саный Татарстан парламентарие.

Рамил Төхвәтуллин фикеренчә, Бондаренко үз тәкъдимен акларга маташып, галимнәргә сылтама ясый. Имеш, алар бер илдә 34 дәүләт теле булуы Россия иминлегенә куркыныч яный дип исәпли. Шуның өчен мәҗбүри рәвештә илдә бары тик бер генә дәүләт теле булырга тиеш.

«Әгәр дә без позициябезне вакытында җиткермәсәк, кабат ярык тагарак алдында калуыбыз бар. Кызганыч, моңа мисаллар җитәрлек. Мәсәлән, татар телебезнең дәүләт теле буларак бүгенге көнгә кадәр ФГОСка кертелмәве һәм республикаларның конституция судларыннан мәхрүм калуы… Ә инде тирәнрәк уйлап карасак, болар барысы да бер дисбе төймәләре. Киләчәктә республикаларның үзләрен дә бүгенге статусларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе калкып чыкса да гаҗәпләнергә кирәкми!» — ди Төхвәтуллин.

«Хөрмәтле коллегалар! Без Бондаренконың дәүләт телләренә кагылышлы фикеренә үзебезнең мөнәсәбәтне белдерергә тиеш. Дәүләт Думасы депутатлары, республиканың иң югары вәкаләтле органы буларак Дәүләт Советы, Милли Шура бу мәсьәләдә үз фикерен вакытында әйтергә тиеш!» — дип мөрәҗәгать итте Рамил Төхвәтуллин.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны борчулы мәсьәлә дип атады. «Рамил Төхвәтуллин чыгышын Бондаренкога җиткерергә дип, Марат Әхмәтовка йөкләмә бирәм. Тагын башка республикалар да борчылуын белдерде. Мордовия, Чувашстаннан да борчылучылар булды. Шушы сорауны күтәрделәр», — диде.

«РФ Конституциясе кысаларында, Россия субъектларында әти-әни телен, туган телләрне, шул исәптән дәүләт телләрен өйрәнүне кысу вәкаләтләренә беркем дәгъва кыла алмый», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.