Премьер-министр: Республиканың хезмәт базарында вазгыять берникадәр тотрыкланды

Быел 21 апрельгә 24 мең 300 мең эшсез кеше теркәлгән.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республиканың хезмәт базарында вазгыять берникадәр тотрыкланган. Быел 21 апрельгә 24 мең 300 мең эшсез кеше теркәлгән. Ел башы белән чагыштырганда, аларның саны кимегән.

«Республиканың хезмәт базарында вазгыять берникадәр тотрыкланды. Сентябрь пик чоры булды, анда эшсезләр саны 79 мең кешегә җиткән иде. Ел башына аларның саны 38 мең 651 кешегә калды. Хәзер динамика яхшыра бара», — диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 21 нче утырышында.

Узган елда ул эшсезләргә пособие 8 меңнән 12 мең 300 сумга кадәр арттырылганын искәртте.

«Тулаем алганда, социаль ярдәм күләме биш тапкырдан күбрәккә артты — 4,3 млрд сумга кадәр җитте. Хезмәт базарында киеренкелекне киметү һәм вакытлыча эш урыннары булдыру өчен 112 млн сумга якын акча юнәлдерелгән», — диде Хөкүмәт рәисе.

Бу 4 меңнән артык кешенең, шул исәптән эштән китү куркынычы янаганнарның да мәшгульлеген саклап калу мөмкинлеге биргән.