news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев һәм Гүзәл Яхина Тукайның 135 еллыгына багышланган флешмобка кушылды

Флешмобны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырылган флешмобка кушылды.

Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстанның атказанган артисты Георгий Ибушев һәм башка мәдәният эшлеклеләре «Шүрәле» поэмасыннан өзек сөйләде.

Шулай ук язучы Гүзәл Яхина да Тукайның әсәреннән өзек укыды.

Флешмобны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Аннары Беренче канал журналисты Максим Шәрәфетдинов, актерлар Леонид Якубович. Константин Хабенский, Сергей Безруков, Федор Бондарчук һәм башкалар Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган флешмобка кушылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100