news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Яшьләрдә фәнгә кызыксыну уяту кыенлашты

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры сүзләренчә, яшьләр фәнгә түгел, ә иҗатка өстенлек бирә.

Фоат Галимуллин: Яшьләрдә фәнгә кызыксыну уяту кыенлашты
Солтан Исхаков

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин яшь буында фәнгә карата кызыксыну уяту кыенрак дип саный..

«Хәзер яшьләрне фәнгә тарту шактый кыенлашты. Аспирантурага укырга керүләре, фәнгә килүләре тоткарланды. Бу — гомуми тенденция. Моны туган телебезне мәктәптән башлап укыту авыраю, аның җәмгыятьтәге урыны шактый чикләнә баруы белән аңлатырга була. Шулай да күңел төшерерлек урын юк. Чөнки шул ук Габдулла Тукайны өйрәнергә омтылучы яшьләр аз булса да, бар», — диде ул.

Фоат Галимуллин сүзләренчә, яшьләр күбрәк иҗатка тартыла.

«Фәндә авыррак булса да, яшьләр әдәби иҗатка шаулап, төркемләп килә. Берсеннән-берсе сәләтле балалар, шуңа да әдәбиятыбызның киләчәге бар, дип уйлыйм. Бүгенге вазгыять шуны күрсәтә», — диде филология фәннәре докторы «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100