news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәннәр академиясендә Габдулла Тукайны өйрәнүче галимнәргә истәлек билгесе тапшырдылар

Мактау билгесе Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә ясалган.

Фәннәр академиясендә Габдулла Тукайны өйрәнүче галимнәргә истәлек билгесе тапшырдылар
Владимир Васильев

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Габдулла Тукайның язмышын һәм иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәр истәлек билгесе белән бүләкләнде.

Бөек шагыйрьгә 135 ел тулу уңаеннан ясалган истәлек билгесенә филология фәннәре кандидаты Әнисә Алиева, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Гөлчирә Ханнанова һәм Татар энциклопедиясе институтының өлкән фәнни хезмәткәре Азат Ахунов лаек булды.

Истәлек билгесе Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге һәм «Татарстан якташлык җәмгыяте» заказы белән Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан ясалган.

Билгенең алгы ягында Габдулла Тукай сурәтләнгән, ә икенче ягында шагыйрьнең «Туган тел» шигыреннән өзек китерелгән. Әлеге мактау билгесе белән Габдулла Тукайның истәлеген һәм мирасын, татар телен саклау, милли мәдәниятне үстерүгә сизелерлек өлеш керткән кешеләр бүләкләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100