news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яңа күпер төзелеше өчен 400 миллион сум тотылачак

Төзелешне бу елның көзендә тәмамлау һәм сентябрьдә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Чаллыда яңа күпер төзелеше өчен 400 миллион сум тотылачак
http://shahrichalli.ru/

(Чаллы, 23 апрель, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөһрә Вәлитова). «Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында Чаллыда Гостев урамы төзекләндереләчәк. Биредә Аэродром урамыннан алып Батенчук урамына кадәрге участокта ремонт эшләрен башкарылачак. Анда яңа күпер төзеләчәк, Кама аръягына чыгарга җайлы булачак. Бу эшкә 400 миллион сум акча каралган.

Шулай ук Казанга бару юлында җир өсте кичүе төзелә. Ул М7 трассасының 1043нче километрында булачак. Бу — иң киеренке урыннарның берсе, исәпләүләр буенча моннан көн саен 40 меңгә якны транспорт уза. Аның озынлыгы 44 метрдан артык, ә киңлеге — 3 метр. Җир өсте кичүе җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаска ярдәм итәчәк.

Бүгенге көндә объектта терәк баганаларны бетон белән ныгытканнар, металл корылмаларын монтажлау һәм баскычтан төшү юлларын урнаштыру эшләре башкарыла. Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандуслы аерым керү урыннары каралган.

Шулай ук тотынгычлы коймалар һәм яктырткычлар урнаштырылачак. Күпер каплаулы була, аны монолит үтәкүренмәле поликарбонат белән тышлыйлар. Төзелешне бу елның көзендә тәмамлау һәм сентябрьдә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100