Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россия туристлары өчен карантинны бетерәләр

Сәяхәтчеләр элеккечә үк илгә очканчы 96 сәгать алдан алынган ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш булачак.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»).Әбу-Даби әмирлеге хакимияте 25 апрельдән Россия һәм башка илләрдән килгән туристларны мәҗбүри ун көнлек карантиннан азат итәчәк. Бу хакта РИА Новости Visit Abu Dhabi мәдәният һәм туризм департаменты сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Россиядән тыш, «яшел» исемлеккә 20дән артык дәүләт кергән, шул исәптән Таҗикстан, Үзбәкстан, Япония, Бөекбритания һәм Швейцария.

«Яшел» исемлеккә кертелгән илләрдән, төбәкләрдән һәм территорияләрдән килгән барлык туристлар карантиннан азат ителәчәк һәм Covid-19 тестлары процедураларын үтәп, билгеләнгән пунктка эләгә алачак», — диелә белдерүдә.

Сәяхәтчеләр элеккечә үк илгә очканчы 96 сәгать алдан алынган ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш булачак. Әмирлеккә килгәч, кунакларга тестны кабат тапшырырга кирәк була, ә аннары тагын ике тапкыр — дүртенче һәм сигезенче көннәрдә тапшыралар.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, пандемия башланганнан бирле Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә коронавирусның 504 872 очрагы теркәлгән, 1565 кеше үлгән.