news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Халыкның 60 процентына ковидтан прививка ясатырга тиешбез

Хөкүмәт рәисе коронавирустан чикләү чаралары буенча таләпләр әле сакланганын әйтте.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Гомуми иммунитет булсын өчен, халыкның 60 процентына ковидтан прививка ясатырга кирәк.

«Авыру очраклары кимесә дә, көненә 35-40 очрак ачыклана. Чикләү чараларына килгәндә, таләпләр шул ук кала», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советының 21 нче утырышында.

Ул республикада 1 млн 835 мең кешегә коронавирустан прививка ясату планлаштырылганын әйтте. «Бүгенгә 292 мең вакцина кайтарылды, 220 мең кешегә прививка ясаттык. Соңгы көннәрдә вакцинация буенча көненә 5500-5700 кешегә чыктык. Иң мөһиме — күмәк иммунитет булдыру», — дип белдерде Хөкүмәт рәисе.

Ул шулай ук 451 кеше ковидтан вафат булганын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100