Татарстанда дәүләт милкендә булган күчемсез милек өчен аренда түләве кичектерелә

Аренда түләвен кичектерү шартлары Татарстанда югары әзерлек режимы кертелгәнче төзелгән килешүләргә карата кулланыла.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда дәүләт милкендә булган күчемсез милек өчен аренда түләве кичектерелде. ТР Хөкүмәтенең шул хактагы карары республика хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, аренда түләвен кичектерү шартлары Татарстанда югары әзерлек режимы кертелгәнче төзелгән килешүләргә карата кулланыла.

«Аренда түләвен кичектерү хокукы, торак биналардан тыш, күчемсез милеккә карата бирелә», - диелә карар текстында.

«Татар-информ» агентлыгы 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 триллион сумнан артык акча мобилизацияләве хакында хәбәр иткән иде инде.