Түбән Кама сәнәгатьчеләре ветеранның фатирында ремонт ясарга кереште

Панфил Павлов Приморье хәрби округының укчылар полкында элемтәче булып хезмәт итә.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). «ТАИФ-НК» компаниясе хезмәткәрләре шефлыкка алынган Бөек Ватан сугышы ветераны 94 яшьлек Панфил Павловның фатирында ремонт ясарга керешкән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ветеранның фатирында обойлар алыштырудан тыш, идән-түшәмнәрне яңарту, сантехниканы алыштыру, шулай ук кирәкле җиһазлар сатып алу да планлаштырыла. Барлык ремонт эшләре май башына тәмамланачак.

Бөек Ватан сугышы ветераны Панфил Григорьевич Павлов Түбән Кама районының Оша авылында туган. Фронтка 17 яшендә китә. Яшь булуына карамастан, сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичкән Панфил Павлов Приморье хәрби округының укчылар полкында элемтәче булып хезмәт итә.