КФУ профессоры: Циклон Казанга салкын температура аномалиясен алып килде

Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә -3 градуска кадәр салкын була, урыны белән кар яварга мөмкин.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Узган кыш һәм яз башында аномаль җылыга ияләшкән Казан халкы 23 апрельдә яуган карга гаҗәпләнде. «Татар-информ»га һава торышының үзгәрүе нәрсәгә бәйле булуы турында Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

«Татарстан башкаласына Каспий аръягы регионыннан циклон килде, әмма без хәзер аның тыл өлешендә торабыз. Циклон төньяк-көнчыгышка таба урнаша, безгә һава массалары төньяктан килә башлады. Шуңа күрә бүген иртән карлы явым-төшемнәрне күзәттек. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә — тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә -3 градуска кадәр салкын була, урыны белән кар яварга мөмкин», - дип хәбәр итте ул.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, җомгадан шимбәгә каршы төндә Казанда -1 градус булачак һәм карлы яңгыр явачак. Алдагы көннәрдә Татарстан башкаласы бераз җылыначак: 26 апрельдә көндез 12 градус җылы булачак, ә 27 апрельдә һәм 28 апрельдә көндезге сәгатьләрдә — 11 градус җылылык көтелә.

«Без яңа циклонның җылы секторына эләгәчәкбез һәм температура үзгәрәчәк. Һава торышы тотрыксыз, ул циклоннар һәм атмосфера фронтлары йогынтысы белән билгеләнә. Без тискәре аномалия шартларында торабыз, температура нормадан түбәнрәк. Декадага карасак, салкын аномалия 2 градус, ә биш көн эчендә ул 4 градус тәшкил итә», — дип өстәде Переведенцев.

Спикер билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казанда уртача тәүлеклек температурасы 8 градус җылылык белән билгеләнә. Ә чынлыкта исә ул нуль градус тирәсе тәшкил итә.