Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин Татарстанда дәүләт программалары буенча эш дәвам иттереләчәген әйтте
Дәүләт программалары үтәлеше сакланып, бер яктан, Хөкүмәтнең үз өстенә алган бурычлары үтәлә, икенче яктан, халыкның мәшгульлеге тәэмин ителә.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бюджет керемнәре кимүгә карамастан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, Татарстан барлык дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны дәвам иттерәчәк. Бу хакта алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
Ул быел беренче кварталда Татарстан бюджеты 12 млрд сумнан артык керемен югалтканын әйтте. «Апрель, майда вазгыять нинди булачагын күрербез. Бюджетта оптимизация уздырылды. Президент күрсәтмәсе буенча, барлык гамәлдәге программалар сакланды», — диде Хөкүмәт башлыгы.
Аның сүзләренчә, дәүләт программалары үтәлеше сакланып, бер яктан, Хөкүмәтнең үз өстенә алган бурычлары үтәлә, икенче яктан, халыкның мәшгульлеге тәэмин ителә. «Без һәрвакыт балык кына бирә алмыйбыз, кайчак кармак та бирергә кирәк», — диде Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз