Равил Кузюров урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штрафларны искәртте

25 апрель-10 май көннәре – янгынга каршы махсус режим чоры.
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган һәркем штрафка тартыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров искәртте.Гади гражданнарга 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазифаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килүе ихтимал. “Янгынга каршы махсус режим шартларында кагыйдәләр бозылган очракта, штраф күләме арта. Гражданнар өчен 4-5 мең сум, вазифаи затларга 20 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итә”, - диде министр.Урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында, Татарстанның урман фонды территориячендә лесхозлар каршында II типтагы 18 янгын-химия станциясе һәм “Урман янгыннары үзәге” учреждениесе каршында III типтагы 5 янгын-химия станциясе гамәлдә. Равил Кузюров әйтүенчә, 2019 елда Түбән Кама һәм Нурлат районнары территориясендә II типтагы ике яңа янгын-химия станциясен булдыру ниятләнә.Татарстанда урман янгыннарын сүндерү эшендә 651 кеше эшли. Барлыгы 319 техника исәпләнә.Брифингта, шулай ук 25 апрель-10 май көннәре – янгынга каршы махсус режим чоры булуын әйттеләр. Бу көннәрдә ачык утта ризык пешерү, чүп, коры үлән яндыру тыела.