Кама буйлап елга трамвае хәрәкәт итә башлый

Билет бәясе - 60 сумнан 167 сумга кадәр.
(Казан, 23 апрел, "Татар-информ"). Бер атнадан Кама буйлап елга трамвае хәрәкәт итә башлый. М-8 теплоходы 30 апрельдән 1 октябрьгә кадәр көн саен йөриячәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.Маршрутлар расписаниесен монда карый аласыз.Билет бәясе - 60 сумнан 167 сумга кадәр. Пенсионерлар һәм балалар өчен – 30 сумнан 84 сумга кадәр.