23 апрельнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен раслады, Казанда медицина сәнәгать паркын булдырырга тәкъдим иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен раслады / Көннәр гореф-гадәтләр нигезендә һәм ай календаренә туры китереп сайланды.Коры чирәм яндыру аркасында чыккан янгыннар быел ике тапкыр күбрәк теркәлгән / Апрель ае башыннан 282 янгын чыккан.Миңнеханов Иминлек советы утырышын үткәрә һәм Казахстанның Россиядәге илчесен кабул итә / ТР Президенты Кукмара районына эш сәфәре белән бара.Казанда медицина сәнәгать паркын булдырырга тәкъдим иттеләр / Ул "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге базасында барлыкка килергә мөмкин.«Түбәтәй Тауэр» манарасының биеклеге 125 метр тәшкил итәчәк / Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышында «Түбәтәй Тауэр» манарасын төзү проекты тикшерелде.Татарстанда бу елның өч аенда 69 кешедә тычкан бизгәге авыруы табылган / “Бу - узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 26 процентка кимрәк”, - диде Любовь Авдонина.Равил Кузюров урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штрафларны искәртте / 25 апрель-10 май көннәре – янгынга каршы махсус режим чоры.Рәдиф Кашапов “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең быелгы үзенчәлекләрен атады / Быел акциянең Бауман урамындагы концерты 26 апрель көнне узачак.Рөстәм Миңнеханов: Күп милләтле Татарстанда тынычлыкны тәэмин итү - уртак бурыч / Кукмарада террорчылыкка каршы комиссиянең күчмә утырышы узды.ТАТАР 4.0 бәйгесе нәтиҗәсендә Татар Википедиясендә айлык язучылар саны өчләтә арткан / Җиңүчеләрнең өчесе 20 мең сумлык, унысы 10 мең сумлык сертификатка ия булачак.Быел Чаллыда “Мин татарча сөйләшәм” акциясен Казандагы кебек зурлап оештырачаклар / “Чаллы татар яшьләренең мондый чараларга сусаганы күренеп тора”, - диде акцияне Чаллыда оештыручы Гүзәл Әхмәтгәрәева.КФУ ректоры Илшат Гафуров үзен татарча сөйләшергә Разил Вәлиев өйрәтүен әйтте / Ректор үзенең сөйләме өчен дә, хаталары өчен дә халык шагыйре сәбәпче икәнен әйтеп шаяртты.