Татарстанда хезмәт урыннарында 25 яшькәчә хезмәткәрләр ешрак зыян күрә

Яшь хезмәткәрләрнең имгәнү дәрәҗәсе өлкәннәрнекенә караганда 40 процентка артыграк.
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Статистика буенча, Татарстанда 25 яшькәчә булган яшь хезмәткәрләр эш урынында күбрәк имгәнә. Яшьләрнең травма дәрәҗәсе өлкән яшьтәге хезмәткәрләргә караганда 40 процентка артык. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.“Яшь кадрлар белән килеп чыккан бәхетсезлек очракларына берничә фактор йогынты ясый. Болар - эш тәҗрибәсе һәм куркынычсыз эш методлары күнекмәләре булмау яки бу өлкәдә белемнәре аз булу, эш урынында килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч ситуацияләр турында алдан белмәү, өлкән хезмәткәр басым ясаганга күрә, үз сүзеңне әйтә алмау”, – диде министр.Министр сүзләренчә, бүген Татарстанда 14-24 яшьлек 438 мең яшь белгеч исәпләнә. Бу – республиканың барлык хезмәт көченең 21,6 проценты дигән сүз.Исегезгә төшерәбез, "Татар-информ" алдарак бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта дип язган иде.