Түбән Кама милиционерлары хәйрия акциясе үткәрде

Түбән Камада “Балаларга өмет бүләк ит” республика акциясе кысаларында спорт-интеллектуаль чара үткәрелде
(Түбән Кама, 23 апрель, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Каманың Эчке эшләр идарәсе спорт залында “Балаларга өмет бүләк ит” республика акциясе кысаларында хәйрия акциясе үтте, анда шәһәр балалар йортында, шулай ук социаль үзәкләрдә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Балалар һәм яшүсмерләр “Күңелле стартлар”да, шулай ук интеллектуаль ярышларда катнаштылар. Милиционерлар, “Динамо” җәмгыяте әгъзалары, шулай ук билбау көрәше буенча дөнья һәм Ауропа чемпионы Шамил Садриев жюри әгъзалары булды.
Акциядә катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мини-олимпиадада тәмамлангач, катнашучылар Түбән Каманың иң яхшы рестораннарының берсенә кичке аш ашарга китте.