Наталия Правдина: “Иң беренче чиратта, кеше үзен-үзе яратырга тиеш”

Кайгы яки авырлыклар килсә — башны имәскә, чөнки һәр кыенлыкның, караңгылыкның артында яктылык бар, дип, киләчәккә уңай карарга киңәш итә ул
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). “Кеше тирә-юньгә, киләчәккә һәрвакыт уңай караш белән яшәргә тиеш. Киләчәккә булган хыялларның якты һәм ачык булуы аеруча игътибарга лаек. Кайгы яки авырлыклар килсә — башны имәскә, чөнки һәр кыенлыкның, караңгылыкның артында яктылык бар”, - ди, бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә фэн-шуй буенча белгеч, күпсанлы китаплар авторы Наталия Правдина.
Ул гына да түгел, уңай үзгәрешләрне тирә-юньнән эзли башлаганчы, кеше үзеннән табарга тиеш дип саный Н.Правдина. Ягъни, иң беренче чиратта, кешедән үзен-үзе ярату сорала. Андыйлар үзен генә түгел, башкаларны — якыннарын, дусларын да бәхетле итә ала. “Кешенең күңелендә гармония булганда, ул аның гаиләсенә дә үтеп керә”, - ди фэн-шуй белгече. Һәм гармониянең кешенең уйлары һәм гамәлләре белән бәйле булуын да билгеләп үтте.
Билгеле булганча, Н.Правдина — күпсанлы китаплар авторы. Аның хезмәтләре арасында өлкәннәргә һәм балаларга да атап язылганнары бар. Әлеге китапларның балалар тарафыннан да укылуы һәм кабул ителүе сөендерә, ди ул. Алар йогынтысында бигрәк тә мәктәптә тәртибе начар, билгеләре түбән дип саналганнар уңай якка үзгәрә икән.
Видеоконференциядә Интернет кулланучылардан килгән сорауларның саны чиксез иде. Күпләрне дөньякүләм финанс кризисы белән бәйле проблемалар борчый — акчаны нинди валютада сакларга кирәклеген белергә тели. “Бүгенге көндә бу хакта беркем дә төгәл җавап бирә алмый. Байлык — бер айлык дигәндәй, акча килә тора, китә тора, ләкин кеше үзен онытмасын иде. Булган мөлкәтен үзе өчен тотсын, белем алсын, сәламәтлеген ныгытсын, сәяхәт итсен”. Сорауга Н.Правдина әнә шулай җавап бирде.
Билгеле булганча, бүген “УНИКС” концерт-спорт комплексында Н.Правдинаның иҗат кичәсе була. 24, 25 апрель көннәрендә “Grand Kazan Hotel”да ул семинарлар оештыра. Фэн-шуй белән кызыксынучылар “Акча миңа үзе килә” һәм “Мәхәббәтеңне ничек табарга” дигән темаларга җавап таба ала.
Әйтергә кирәк, И.Правдинаның Казанга беренче генә килүе түгел. Биредә ул бер тапкыр семинарлар оештырган иде инде.