А. Иванов: “Россиядә арбитраж суды системасы үсеше яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгарга тиеш”

Бүген арбитраж суд системасы алдына куелган бу бурычны хәл итүдә махсуслаштырылган судлар системасын төзү өстенлекле юнәлеш итеп карала
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Глобаль икътисади кризис белән бәйле үзгәрешләр илнең арбитраж судлары эшчәнлегенә дә йогынты ясый башлаган. Ул судларга алынучы мөрәҗәгатьләрнең сизелерлек артуында чагыла. РФ Югары арбитраж суды рәисе Антон Иванов белдерүенчә, алга таба арбитраж суд системасының үсеш стратегиясен эшләгәндә бу факторлар исәпкә алыначак.
Узган ел гражданлык мөнәсәбәтләренә кагылышлы икътисади бәхәсләр буенча арбитраж судларга алынган гаризалар якынча 26 процентка үсеп, аларның саны 543 меңгә җиткән. Административ хокук мөнәсәбәтләренә бәйле бәхәсләргә кагылышлы гаризалар ике ел дәвамында кими барган булса, 2008 елда аларның саны 5 процентка үсеп, ел дәвамында шундый 493 мең гариза алынган. Федераль казнаның керем өлешенә каралган эшләр буенча алынган дәүләт пошлинасы күләме 3 млрд. 493 млн. сум тәшкил иткән. Гаризалар килү узган елның көзендә зур темплар белән арта башлаган. Гражданлык мөнәсәбәтләренә кагылышлы бәхәсләргә бәйле гаризалар 2008 елның икенче яртысында, беренчесенә караганда 1,5 тапкырга күбрәк алынган. Ә административ хокук мөнәсәбәтлеләренә кагылышлы дәгъвалар - 2 тапкырга арткан. Бу процесс быел тагын да зуррак темплар белән дәвам итә. Антон Иванов фикеренчә, дәгъваларның артуы судларга ышаныч үсүне дәлилләү белән бер үк вакытта, икътисадта проблемалар булуын да күрсәтә.

“Арбитраж суд системасының илдә әле 17 еллык кына тарихы бар. Шушы вакыт эчендә ул ил суд системасының мөһим өлеше булып танылды, Россия җәмгыятенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Икътисади үсеш чорында ихтыяҗ арткан арбитраж судлар, финанс кризисы чорында ил тормышы өчен гаять мөһим институтка әйләнә бара”, -ди Югары арбитраж суд рәисе. Аның фикеренчә, окладлар, ставкалар артуга өмет бирүче тыныч үсеш чоры артта калды. “Якын киләчәктә судларга төшәсе зур эш күләме, эшкә түләүгә караганда тизрәк үсәчәк. Моңа әзер булырга кирәк”, -ди ул. Шул ук вакытта суд рәисе үсеш туктамаска, Россиядә арбитраж суды системасы үсеше яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгарга тиеш, дип саный.

Бүген арбитраж суд системасы алдына куелган бу бурычны хәл итүдә махсуслаштырылган судлар системасын төзү өстенлекле юнәлеш итеп карала.Ул барлык дәрәҗәдәге арбитраж судларның нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итәр дип уйланыла. Антон Иванов хәбәр иткәнчә, хәзер РФ Югары арбитраж суды, Президент Д.Медведев кушуы буенча, арбитраж суд системасында махсуслаштырылган патент суды төзүне җайга салучы закон проекты эшли. Әлеге суд интеллектуаль милек өлкәсендәге бәхәсләрне караячак. Хәзер аның эшчәнлегенең мөмкин булган ике моделе карала. Алар башка төр махсуслаштырылган судларны формалаштырганда да файдланылачак.

Моннан тыш, бүген ил күләмендә салым һәм таможня, финанс базары, инвестиция эшчәнлеге өлкәләрендә хокук мөнәсәбәтләренә кагылышлы бәхәсләр буенча арбитраж судларының компетенциясен киңәйтүгә кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертү бара. Антон Иванов ассызыклаганча, махсуслаштырылган судлар системасын төзү - мондый бәхәсләрне нәтиҗәле чишүнең бердәнбер юлы булачак.