Васил Шәйхразыев Балтачта төрле милләт балаларын укыту мөмкинлекләрен барларга кушты

Вице-премьер Балтачта берничә объектта төрле милләтләр өчен тудырылган мөмкинлекләр белән танышты.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Балтачта төрле милләт балаларына белем бирү мөмкинлекләрен барларга кушты.

Бүген вице-премьер Балтачның 5нче «Сөенеч» балалар бакчасында, Балтач гимназиясендә булды. Татар, рус, удмурт телләрендә иҗади чыгышлар карады. 

Васил Шәйхразыев балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм гимназия укучыларының чыгышларын югары бәяләде. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуын исәптә тотып, туган телдә белем бирү буенча мәгълүмат әзерләүне сорады. 

«Төрле милләт балалары чыгышларын күрдек, иҗади эшчәнлекне хуплыйбыз, ләкин уку эшчәнлеген дә ачыкларга телибез», — дип белдерде Васил Шәйхразыев.

«Әйтик, 400 баланың 300 баласы татар ди, барысы да татар телендә укый, тәрбия аламы? Укымаса, ни өчен? Удмуртлар күпмесе һәм мәктәптә туган телендә уку мөмкинлеге бармы, әти-әниләре ризамы? Мари балаларын әти-әниләре марича укытырга телиме-юкмы — шундый мәгълүмат кирәк», — диде вице-премьер.

Аның сүзләренчә, төрле милләт балаларын берләштергән класслар да була ала, аерым милләтләргә бүленгән класс та булырга мөмкин. «Классларны оештыру буенча тәкъдимнәр була икән, без Президентка да чыга алабыз», — ди Васил Шәйхразыев.

«Безгә шушы елда кимчелекләребезне дә күрергә кирәк, я әти-әниләр белән эш җитеп бетмәгән, я финанслау мәсьәләләре… Шул мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», — дип билгеләп узды. Ул төрле милләт укучылары буенча анализ ясалгач, Удмуртия, Чувашстан һәм башка республикаларның мәгариф министрлыклары белән түгәрәк өстәл дә оештырып, уку әсбаплары һәм башка мәсьәләләрне сөйләшеп булачак, диде.

Васил Шәйхразыев, шулай ук, Иске Көшкәт авылы мәдәният йортында удмуртларның «Чибори» фольклор коллективы чыгышын карады. Үзәк мәчет каршындагы «Мәгърифәт мәркәзе» үзәге эшчәнлеге белән танышты. 

Чепья авылында «Халыклар дуслыгы» музеенда кунаклар төбәк тарихы, мәдәниятен гәүдәләндергән экспонатларны карады.

Балтач Мәдәният йортында район тарихына багышланган фильм күрсәтелде. Васил Шәйхразыев һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин «Татар сүзе» бәйгесендә җиңгән балаларны бүләкләде.